Әлмәт муниципаль районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга регионның иҗтимагый һәм һөнәри тормышына ярдәм итү һәм интеграцияләү программасы актив үсеш ала. Әлеге инициатива кысаларында МХО ветераны Глеб Меркулов Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова җитәкчелегендә белем ала.
Узган шәхси очрашуда алар алда торган стажировка планы турында җентекләп фикер алыштылар һәм Глеб меркуловның бай тәҗрибәсеннән максималь нәтиҗәле файдаланырга тиешле уртак эш юнәлешләрен билгеләделәр.
Глеб Меркулов - күренекле хезмәт һәм сугышчан үткәне булган кеше. Ул үзенең 14 ел гомерен Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итүгә багышлады, шул исәптән Украинадагы махсус операцияне дә кертеп, хәрби хәрәкәтләрдә катнашты. Аның казанышлары күпсанлы бүләкләр белән билгеләп үтелде, алар арасында – «Диңгез пехотасы ветераны» истәлекле билгесе, «Кырымны кайтарган өчен», «Җиңү көнендә хәрби парадта катнашкан өчен», «Сириядәге хәрби операциядә катнашкан өчен», «Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә парадта катнашкан өчен», «Батырлык өчен» медале һәм «Тайфун» Бөтенроссия диңгез пехотачылары оешмасыннан «Хәрби хезмәт өчен» билгесе.
Стажировка кысаларында Глеб Меркулов район башлыгы җитәкчелегендәге гомуми планеркаларда катнаша, мәдәният учреждениеләре инфраструктурасы белән таныша. Аның программасының бүгенге көне спорт һәм мәдәни чараларга бай: ябылу тантанасында Александр Курынов истәлегенә уздырылган авыр атлетика буенча республика ярышларында булу, ә иртәгә милли мәдәниятне торгызуга юнәлдерелгән креатив индустрияләр мәктәбе белән танышу. Планда шулай ук иҗат коллективларының эшен өйрәнү максатыннан «Нефтьче» мәдәният йортында булу һәм Әлмәт картиналар галереясе, Татарстан Республикасының көньяк – көнчыгышындагы иң зур музей белән танышу, анда аңа Әлмәт тарихы һәм «Зур нефть»не үзләштерү турында сөйләячәкләр.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган әлеге программа МХО ветераннары арасыннан кадрлар резервын формалаштыруны һәм аларга һәрьяклап ярдәм итүне максат итеп куя. Һәр катнашучы дәүләт һәм муниципаль хезмәт җитәкчеләре арасыннан тәҗрибә һәм белем белән уртаклашырга әзер остаз ала.