Әлмәттә мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен интеллектуаль марафон узды

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

Нефть югары мәктәбенә бөтен Татарстаннан 300гә якын тәрбияче, хәтта Яңа Уренгойдан да кунаклар җыелды. «Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән диалог» темасы: «Бер көннең сыйфаты түгел, ә көндәлек сыйфат» иде.

Педагоглар тәҗрибә уртаклаштылар, яңа методикаларны үзләштерделәр һәм иң актуаль сорауларга җавап эзләделәр:

  • Балаларда мөстәкыйльлекне һәм креативлыкны ничек үстерергә?
  • Ата-аналар белән ничек дөрес аралашырга?
  • Балаларны сәнгатькә һәм экокультурага ничек җәлеп итәргә?

Баира Митриева, «Теремок» балалар бакчасы директоры урынбасары, Яңа Уренгой шәһәре: Шунысы әһәмиятле, «Татнефть» проекты практикларга, «Җирдән килгән кешеләргә»юнәлдерелгән. Без шулкадәр күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белдек: баланың мөстәкыйльлеген төп урынга куйган реджио-педагогика принципларыннан алып, классик музыка аша балаларны сәнгатькә тартуның стандарт булмаган юлларына кадәр».

Ренат Мамин, «Татнефть» компаниясенең социаль үсеш буенча генераль директоры урынбасары: Проект-Татнефть мәгариф экосистемасының мөһим өлеше. Нәкъ менә мәктәпкәчә белем төп социаль күнекмәләрне һәм үз-үзеңне тотуның база модельләрен формалаштырып, шәхеснең нигезен сала. Бу яшьтә бала дөнья белән үзара хезмәттәшлек итәргә өйрәнә, бу аның алга таба интеллектуаль һәм эмоциональ үсешен билгели».

Проектта катнашучы 60 балалар бакчасында белем бирү мохите үзгәрде инде. Һәм бу әле башы гына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International