Изге Мәскәү Матронасы Әлмәт епархиясендә

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
30 ноябрьдә Әлмәт епархиясенә изге Мәскәү Матронасының сөякләре саклана торган тартма килде. Әлмәт шәһәренең Казан кафедраль соборында Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий изге Матрона хөрмәтенә намаз укыды.

Изге Матрона 20 йөзнең иң хөрмәт ителә торган Изгеләренең берсе. Сукыр Матронаның йорты да, белеме дә булмый. Әмма аның савыктыру көче була. Ул исән чакта да, бу дөньядан киткәч тә кешеләргә ярдәм итеп яши.

Әлеге тартма 7 нче декабрьга кадәр шәһәребездә була. Теләгән һәр православия кешесе Изге Матронага үзенең хөрмәтен күрсәтергә һәм аңардан ярдәм сорарга килә ала.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International