Әлмәттә милли мәдәниятне яратучылар өчен зур вакыйга булды - «Кадим Алмет» ансамбле үзенең яңа «Сез яраткан җырлар» программасын тәкъдим итте.
Балачактан ук таныш булган, яраткан халык җырлары үзенчәлекле яңгырады. Музыкантлар узган гасыр хитларын башкарып кына калмадылар, ә аларга яңа тормыш өрделәр!
Мондый яңгырашның сере-безнең музыка кораллары күргәзмәсе һәм аутентик вокаль партияләр өчен махсус ясалган уникаль аранжировкаларда. Бу татар фольклорының чын матурлыгын ишетергә теләүчеләр өчен чын бүләк.