Гражданнар игътибарына!

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
PwC ширкәтенең Казандагы вәкиллеге Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм иҗтимагый яклау Министрлыгына хезмәткәрләр сайлауда ярдәм сорап мәрәҗәгать итте.

Әлеге ширкәт үсә торган компанияләрнең һәм гомум сервис үзәгенең аудит бүлегенә стажерлар туплый. Стажерлар хезмәт хакы алып эшли һәм сынау вакыты үткәннән соң алар даими эшкә алынырга мөмкин. Стажерлыкка кандидатлар түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:

- югары уку йортын 2013 елда тәмамлау;

- инглиз телен белү (башлангыч дәрәҗәдә);

- бухгалтерлык исәбе нигезләрен белү (үсә торган компанияләрнең аудит бүлегенә билгеләнәсе стажерларга);

-тайм-менеджмент күнекмәләре булу.

Бу урыннарга мөмкинлекләре чикләнгән, ләкин йөргәндә артык кыенлыклар кичермәгән кешеләр дә дәгъва белдерә ала.

Урыннарга дәгъвалаучылар түбәндәге сайлау процедурасын уза:

• PwCwww.pwc.ru сайтында теркәлү (Карьера бүлеге, аннары Вакансии в PwC);
• онлайн рәвештә тестларга җавап бирү (математик һәм логик тестлар, гомуми вакыты 1 сәгатьтән артмый);

• ширкәт офисында тестларга җавап бирү (инглиз теле, бухгалтерлык исәбе нигезләре);
• хезмәткәрләр сайлау бүлеге белгече белән әңгәмә;

• сайлаган бүлек менеджерлары белән әңгәмә.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин:
http://www.pwc.ru/ru/careers/selection-process.jhtml.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International