Әлмәт шәһәр прокуратурасы мәхкамәгә мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә саклау-хәвеф төймәләре урнаштыру турында дәгъвалар бирде

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
Әлмәт шәһәр прокуратурасы мәктәп һәм балаларга мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре эшчәнлегендә “Терроризмга каршы тору турында”гы Федераль канун таләпләре үтәлешен тикшерде.

Тикшерү ачыклаганча, Әлмәт муниципаль районында һәм Әлмәт шәһәрендә урнашкан мәктәп һәм балалар бакчалары биналарында, терроризмга каршы тору өлкәсендәге кануннамә таләпләрен бозып, Әлмәт районы буенча идарәдән тыш бүлекнең дежур частенә тоташтырылган саклау-хәвеф сигнализациясе чаралары куелмаган.

Югарыда әйтелгәннәрне истә тотып, шәһәр прокуроры Әлмәт шәһәр мәхкамәсенә 43 дәгъва гаризасы җиткергән. Хөкем барлык гаризаларны да канәгатьләндереп, җаваплы кешеләргә хөкем карарларын үтәү вакытларын билгеләгән.

Әлмәт шәһәр прокуратурасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International