Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының хокук идарәсе җитәкчесе Фәридә Шәйхулова “Желанное радио”да турыдан-туры эфирда чыгыш ясады

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
Соңгы 15 елда Россия ришвәтчелек киң таралган 178 ил исемлегендә 46 нчы урыннан 154 нчегә менде.

Белгечләр ассызыклавынча, Россиядә ришвәтчелек үзенчәлекле системага әверелгән. Аның тамырлары илнең икътисади һәм иҗтимагый үсешен тоткарлап тора. 90,5 FM ешлыгында хәбәр итүче Желанное радиосының “Кайнар чыбыг”ында да сүз шуның турында барды. Заманның актуаль мәсьәләләренең берсенә әверелгән “Ришвәтчелеккә каршы тору” темасына Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының хокук идарәсе җитәкчесе Фәридә Шәйхулова чыгыш ясады.

Хәзерге заманда ришвәтчеллекә каршы көрәшүнең иң отышлы юнәлеше – җәмгыятьне тәрбияләү, ягъни халыкта ришвәт бирүгә һәм алуга нәфрәт тәрбияләү. Бу өлкәдә мөһим вазифа массакүләм мәгълүмат чараларына йөкләтелә.

Елена Марданшина, «Альметьевск РТВ» телерадиокомпаниясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International