Әлмәттә Александр Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча бөтенроссия ярышлары старт алды

2025 елның 15 ноябре, шимбә

Әлмәттә күренекле Олимпия чемпионы, дөнья һәм Европа чемпионы Александр Павлович Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча 51 нче Бөтенроссия ярышларына старт бирелде.

Россиянең 15 төбәгеннән 180 дән артык иң көчле атлет – 15 яшьтән өлкәнрәк егетләр һәм кызлар безнең шәһәргә 20 үлчәү категориясендә медальләр өчен көрәшергә килде.

Барлык катнашучыларга да чын күңелдән уңышлы күтәрелүләр, яңа шәхси рекордлар һәм гадел көрәш телибез! Иң көчлесе җиңсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International