“Бердәм Рәсәй” үзенең туган көнен гражданнарны борчыган мәсьәләләрне хәл итеп үткәрде

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
1 декабрь көнне “Бердәм Рәсәй” фиркасе оешуының 12 еллыгын билгеләп үтте. Бу якшәмбедә Россиянең барлык төбәкләрендә Фирка рәисе Дмитрий Медведевның җәмгыяви кабул итү бүлекләре эшләде. Әлмәттә фирканең Әлмәт җирле оешмасының Ленина урамы 41а йортында урнашкан җәмгыяви кабул итү бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутатлары Гүзәл Еремеева, Николай Кольгин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шафәгать Тәхәүтдиновның ярдәмчесе Рөстәм Гарипов иртәнге сәгать 9дан ук халыкны кабул иттеләр. Бу көнне әлмәтлеләр төбәктә расланган канун проектлары турында үз фикерләрен белдерү, Россия кануннамәсенә кертелергә мөкин булган төзәтмәләр турында фикер алышу мөмкинлеге алдылар һәм иң мөһиме – халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итүгә “Бердәм Рәсәй” фиркасе вәкилләренең ярдәменә ышаныч белән киттеләр.

Шәһәр халкы депутатларга микрорайонны, юлларны төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләрне хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. ТР Дәүләт Советы депутаты Гүзәл Еремеева фикеренчә: «Һәр депутатның төп бурычы – үз сайлаучылары белән очрашу, чөнки шул очракта гына ул үзен сайлаган кешеләрне борчыган мәсьәләләр турында беләчәк. Бу, үз чиратында, депутатка билгеле юнәлештә эшләү һәм сайлаучыларның мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлеге бирәчәк. Халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итү – “Бердәм Рәсәй” фиркасенең төп принцибы. Шулай булмаган очракта, безгә мөрәҗәгать тә итмәсләр иде».

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International