Фестиваль үз шәһәрләренең һәм авылларының ишегалларында, паркларында һәм скверларында бәйрәмнәр, мастер-класслар һәм спорт чаралары уздырырга теләгән актив кешеләрне берләштерә.
Фестивальдә үзмәшгуль гражданнар — үз-үзенә эшләүчеләр һәм һөнәри керемгә салым түләүчеләр катнаша ала. Алар ким дигәндә өч вакыйганы тормышка ашыру өчен 500.000 сумга кадәр алырга мөмкин. Гариза биргәндә үзмәшгуль кешене исәпкә кую турындагы белешмәне теркәргә кирәк, аны «Минем салым» кушымтасында алырга мөмкин.
Гаризаны 28 ноябрьгә кадәр куршефест.рф сайтында бирергә мөмкин.
Әгәр гаризаларны тутыру буенча сорауларыгыз калган икән - сылтама буенча семинар карагыз яки «Безнең ишегалды» программасының кайнар линиясенә шалтыратыгыз — 8 (800) 275-20-20 (шалтырату бушлай).
«Күрше» кышкы фестиваленә кушылыгыз — үз вакыйгагызны булдырыгыз һәм күршеләргә бәйрәм бүләк итегез!