Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хөбетдинова 2025 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләренең, шәһәр һәм муниципаль район башлыкларының медиа нәтиҗәлелеге рейтингында 101 арасыннан өченче урынны алды. Тикшеренү «ПромРейтинг» аналитик агентлыгы тарафыннан әзерләнгән.
Рейтингта беренче урынны Казан Мэры Илсур Метшин саклап калды. Икенче урынны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев алды.
Район башлыгы беренче квартал белән чагыштырганда берьюлы 5 позициягә күтәрелде.