Чүпне дөрес ыргытыгыз!

2025 елның 14 ноябре, җомга

Көнкүреш булмаган калдыкларны чүп контейнерларына салу яки алар янында калдыру тыела-моның өчен 2 000 сумнан штраф каралган. Шуңа күрә мондый калдыкларны мөстәкыйль рәвештә утильләштерергә кирәк.

Үлән һәм ботваны компостлаштырырга яки үз участогыңда яндырырга мөмкин. Төзелеш материалларын махсус мәйданчыкларга илтергә яки аларны чыгару өчен махсус техникага заказ бирергә кирәк. Шиннарны икенчел чимал кабул итү пунктлары, шулай ук кайбер ягулык салу станцияләре һәм шиномонтажлар кабул итә.

Төзелеш чүп-чарына яки үсемлек калдыкларына керми торган эре габаритлы калдыклар төбәк операторы тарафыннан билгеләнгән график буенча чыгарыла.

Контейнер мәйданчыкларын карап тотуга һәм чүп-чарны вакытында чыгаруга кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча сезнең идарәче компаниягә яки турыдан-туры төбәк операторына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Элемтә өчен региональ операторның телефоны: 8 (987) 172-08-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International