Әлмәттә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

2025 елның 14 ноябре, җомга

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен бәйрәм итү кысаларында 20 ноябрьдә ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, үз гаиләсенә тәрбиягә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы алырга теләүче затларның, уллыкка алучыларның, инвалид балаларның, шулай ук аларның законлы вәкилләренең хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрнең киң даирәсе буенча хокукый агарту һәм консультация бирү чарасы узачак.

Бу көнне опека һәм попечительлек органнары, адвокат үзәге, суд приставлары хезмәте, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, социаль яклау идарәсе вәкилләре, ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе, ТР буенча ҖҮФХИИ УИИ ФКУның Әлмәт районы буенча филиалы башлыгы ярдәм итәчәк.

Теләге булган һәркем 20 ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча киңәшләшә ала: Әлмәт шәһәре, К.Цеткин ур., 54а, 103 кабинет.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International