Әлмәт үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре МХО катнашучылары өчен гуманитар йөкнең чираттагы партиясен җибәрделәр

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен гуманитар йөкнең чираттагы партиясен әзерләделәр һәм җибәрделәр. Акция учреждение җитәкчелеге һәм хастаханәнең профсоюз оешмасы инициативасы белән оештырылды.

Гуманитар йөк составына җылы кием, озак вакыт саклана торган азык-төлек, шулай ук беренче кирәкле әйберләр кергән.

Бу-район үзәк хастаханәсе коллективы тарафыннан хәрбиләргә ярдәм йөзеннән оештырылган һәм җибәрелгән икенче гуманитар йөк. Учреждениедә билгеләп үтүләренчә, ярдәм җыю эшен алга таба да дәвам итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International