Иске Әлмәткә “Иске Әлмәт” кайта

2013 елның 30 ноябре, шимбә
Киләсе елда шәһәребездә тагын бер мәдәният учагы ишекләрен ачачак.

Бүген байтак еллар буе буш торган район Мәдәният йортына нефтьчеләр тырышлы­гы белән капиталь ремонт ясала. Эш барышы белән без дә таныштык.

Район Мәдәният йорты шәһәрнең иске өлешендә урнашкан. 2008 елның гыйнварын­нан ул үзенең эшчәнлеген “Нефтьче” Мәдәният сараенда дәвам итте. Шулай итеп Иске Әлмәт кешеләренә (биредә 14 меңгә якын кеше яши) мәдәни чараларга йөрү ераклашты. “Татнефть” ААҖ Әлмәтнең 60 һәм Татарстан нефтенең 70 еллыклары уңаеннан быел шактый объектлар төзеде, реконструкцияләде. Компания җитәкче­леге шәһәрнең иске өлешендә яшәүчеләрнең үтенече буенча район Мәдәният йор­ты бинасын да торгызырга карар итте һәм капиталь ремонт кураторы итеп “Елхов­нефть” нефть-газ чыгару идарәсен билгеләде. Шунысын да искәртеп үтәсе килә, бу “Елховнефть” идарәсенә йөкләтелгән беренче җитди объект түгел. Ул моңа кадәр дә шәһәрдәге социаль билгеләнештәге күп кенә объектлар төзелеше һәм реконст­рукциясе вакытында башкарма заказчы булып үзен танытты. Комсомол паркы, шә­һәр күле, шарлавыклы буаларның күпчелек өлеше, Шевченко урамындагы юл, күп яруслы һәм җир асты машина кую урыннары, Гагарин урамы, Тукай проспекты, он­кология поликлиникасы, 2, 16 нчы мәктәпләр – елховнефтьлеләрнең хезмәте куел­ган объектлар исемлеген озак дәвам итәргә була. Һәм менә район Мәдәният йорты бинасы.

– “Татнефть” ААҖ җитәкчелеге безгә бу бинаны ремонтлау һәм тиешле хәлгә ките­рү, билгеләнеше буенча эшләтеп җибәрү бурычын куйды, – диде “Елховнефть” нефть-газ чыгару идарәсе начальнигының капиталь төзелеш буенча урынбасары Ра­вил Гыйззәтов. – Эшкә сентябрьнең икенче яртысында керештек. Төрле вариант­ларны тикшергәннән соң сөзәк түбә ясау фикеренә килдек. Тышкы якта яраксыз хәлгә килгән җылылык трассасын, бу 200 метр чамасы, алыштырдык. Шулай ук кана­лизация линиясен ремонтладык.



Капиталь ремонтка проектны “Стройпроект” ясаган, ә генераль подрядчы – “С­пецстройинвест” җәмгыяте. Биредә шулай ук субподрядчылар да эшли. Мисал өчен, “Полистрим” ЖЧҖ вентиляция ясый. Бина эчендә отделка эшләре белән шө­гыльләнә алу өчен ноябрь башларында җылы бирелгән. Элек пластиктан булган өлешләренең дә яраксыз хәлгә килүе сәбәпле, тәрәзәләрнең барысын да алышты­рырга туры килгән.

Беренче каттагы фойены да өр-яңадан ясау планлаштырыла. Подвалдан да файда­ланырга карар ителгән. Хәзер аны балчыктан чистарту эшләре бара.

– Быелга 28,5 миллион сумлык эш башкару каралган иде. Бүгенгә 80 проценты үз­ләштерелде, – диде Равил Гыйззәтов. – Вентиляция, электрүткәргечләр, эчке от­делка, фасад, территорияне төзекләндерү кебек эшләр киләсе елда башкарылачак. Без барлык эшләрне 2014 елда Нефтьчеләр көненә тәмамларга тиешбез. Әлегә эш­кә аяк чалучы проблемалар күзәтелми.

Район Мәдәният йорты директоры Чулпан Газимова планнары белән уртаклашты. Билгеләп үтелгәнчә, биредә спорт секцияләре эшләячәк. Шулай ук рәсем сәнгате, кул эшләре, фольклор, җыр, хореография студияләре, халык уен кораллары ан­самбле һәм башкалар оештырылачак.

– Район Мәдәният йортына йөрүчеләр күп булыр дип ышанам, – диде директор. – Балаларга да, өлкәннәргә дә әллә кая барырга туры килмәячәк. Барысы да янәшәдә генә. Балалар да, бирегә эштән соң килүче зурлар да тамак ялгап алсын өчен бу­фет ясалачак. Подвалда нигездә спорт заллары булачак.

Шәһәрдә яшәүчеләр арасында Мәдәният йортына исем бирү буенча бәйге дә оешты­рылган иде. 200 гә якын тәкъдим кергән. Күпчелек “Иске Әлмәт”не тәкъдим иткән. Фикерләр искә алынып, район Мәдәният йортына “Иске Әлмәт” исеме бирергә ка­рар ителгән. Димәк, киләсе елга Иске Әлмәт халкы буш вакытларын кабаттан файда­лы итеп уздыра башлаячак. Ә биредә моның өчен бар мөмкинлекләр тудырыла – иркен спорт, тренажер һәм башка бүлмәләр, заманча уңайлыклар, концерт-спек­такльләр кую-карау өчен 250 урынга исәпләнгән тамаша залы ясала. Бары тик актив­лык кына кирәк.

Ә хәзергә “Иске Әлмәт”тә эш кайный. Капиталь ремонт барышын “Елховнефть” ида­рәсе начальнигы Рөстәм Хәлимов үз контролендә тота. Сишәмбе көнне дә ул бире­дә булып, эш барышын үз күзләре аша кичерде, фикерләрен белдерде, тәкъдимнә­рен җиткерде.

Ирина Апачаева
Автор фотолары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International