Хуҗасыз предметлар табылганда ничек эш итәргә?

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Красногорсктагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле рәвештә шикле предметлар табылганда куркынычсызлыкның мөһим кагыйдәләре турында искә төшерәбез.

Һәркем өчен белешмәлек

ЯРАМЫЙ:

- предметны тотарга, күчерергә яки ачарга;

- янәшәдәге кәрәзле телефоннан файдаланырга;

- балаларны һәм башка кешеләрне табыш янына кертергә.

КИРӘК:

- хәзер үк куркынычсыз арага китәргә;

- табыш турында 112 номерына хәбәр итәргә;

- әйләнә-тирәдәгеләрне кисәтергә;

- белгечләр килгәнне көтәргә.

Аеруча игътибар — балаларга!

· балага аңлатырга кирәк: урамда табылган уенчыкларга, телефоннарга, сумкаларга, акчаларга кагылырга ярамый;

· теләсә нинди шикле табыш турында олыларга шунда ук хәбәр итәргә өйрәтергә;

· 112 номерын бергә өйрәнергә. Куркыныч предметларны кайда табарга мөмкин:

· җәмәгать транспорты;

· подъездлар һәм ишегаллары;

· сәүдә үзәкләре;

· балалар мәйданчыклары;

· мәгариф учреждениеләре.

Исеңдә тот: тышкы яктан гадәти әйбер (сумка, уенчык, тартма) куркыныч булырга мөмкин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International