Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартларының начараюы турында кисәтте

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

12 ноябрьдә 21 сәгатьтән 13 ноябрьдә 18 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлы яңгыр, бозлавык, юлларда көчле бозлавык, томан көтелә.

Әгәр сез җәйге резинаны кышкысына алыштырмагансыз икән, кичекмәстән моны эшләгез. Бик кирәк булмаса, шәһәр читенә чыкмагыз һәм мөмкин булганча шәхси транспорттан файдаланудан баш тартыгыз.

Игътибарлы булыгыз һәм үзегезне саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International