Әлмәт шәһәре суды исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткәндә кабат эләккән җирле кешегә карата хөкем карары чыгарды. Элегрәк ир-атның хөкем ителүе булмаган, ләкин ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.
2024 елда мировой судья аны инде исерек хәлдә руль артына утырган өчен җәзалаган иде. Ул вакытта аңа 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры килгән һәм ул ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калган. Шуңа да карамастан, 2025 елның августында, хокукларыннан мәхрүм итү срогы тәмамлануын көтеп тормыйча һәм үз гамәлләренең хокукка каршы булуын аңлап, ир-ат, исерек килеш, яңадан руль артына утырды. Ул Әлмәт шәһәре буйлап ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатканчы йөреп чыкты. Медицина тикшерүеннән ул башта баш тарткан, ләкин аннары ризалашкан.
Суд тикшерүе барышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган һәм кылган эшенә үкенгән. Аның гаебен тануын, үкенүен, шулай ук аның кечкенә баласы булуын исәпкә алып, суд аңа 300 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Моннан тыш, ул тагын ике елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән һәм дәгъва белдерелергә мөмкин.