Ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.
12 ноябрьдә 10: 00 сәгатьтә Әлмәт шәһәре Тельман урамы, 57 адресы буенча урнашкан креатив Процесслар фабрикасы мәйданчыгында һәлак булганнарны искә алу һәм юлларда куркынычсызлыкның мөһимлеген искә төшерү чарасы узачак.
Катнашучылар юлларда куркынычсызлыкны арттыру чаралары турында фикер алышачаклар һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да үз-үзләрен җаваплы тотарга чакырачаклар.
Барлык теләүчеләрне дә кушылырга чакырабыз.