Татарстан Республикасында 2,143 млн. кв. метр торак гамәлгә кертелгән, ягъни бу - еллык планның 89,4%ы
2013 елның 30 ноябре, шимбә
2013 елның 29 ноябренә Татарстан Республикасында 2,143 млн. кв. метр торак гамәлгә кертелгән, ягъни еллык планның 89,4%ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимындагы әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Ирек Фәйзуллин үз нотыгында хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча республикада 268 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 69,9%ы. 2014 елда социаль ипотека программасы буенча 6638 фатирлык 120 торак йорт төзеләчәк.
Аренда торагын төзү программасы буенча республикада бүгенгә Алабугада (Городищенская ур., 4), 7,85 мең кв. метрлык 64 фатирлык торак йорт төзелеп бетеп килә. Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2014 ел планнарында – аренда торагы программасы буенча 41,4 мең кв. метрлык 11 торак йорт төзү.