Әлмәттә 2026 елга «Безнең ишегалды» республика төзекләндерү программасына кертелгән күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән гавами очрашулар сериясе дәвам итә.
Әлеге очрашулар проектлауның иң башлангыч этапларында шәһәр халкының фикерен исәпкә алуны тәэмин итүче программаның төп элементы булып тора.
Бүген ике очрашу булачак:
- 18:00 сәгатьтә Шевченко ур., 166 йорт адресы буенча.
- 18: 40 сәгатьтә Ленин урамы, 171 йорт адресы буенча.
Очрашулар вакытында «Безнең ишегалды» программасы кураторлары халыкка киләчәктә төзекләндерүнең башлангыч схемаларын тәкъдим итәчәкләр. Катнашучылар төп планнар белән таныша, программаның мөмкинлекләре турында белә һәм барлык кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Халыкка бу фикер алышуларда актив катнашырга киңәш итәбез. Практика күрсәткәнчә, проектлау этабында бергәләп карарлар кабул итү яңартылган пространствоның барлык категория халык ихтыяҗларына туры килүен гарантияли.
Шәһәр халкын үз ишегалдының киләчәге турында фикер алышуда катнашырга чакырабыз!