Бүген, 10 ноябрьдә, Әлмәт муниципаль районы хакимиятендә район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова җитәкчелегендәге гомуми планерка Әлмәтнең күренекле кешесе – Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданины, Бөек Ватан сугышында катнашкан Людмила Даниловна березова истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте.
Людмила Даниловна березова Әлмәт районы тарихында якты эз калдырды. Аның тормышы-сугыш кырларында күрсәткән батырлык һәм тыныч вакытта туган як файдасына фидакарь хезмәт елъязмасы ул.
Аннары киңәшмәдә шәһәр һәм район тормышына кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды. 2024 ел нәтиҗәләре буенча Әлмәт «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты»республика конкурсында җиңүче дип табылды. «Иң яхшы идарәче компания» номинациясендә «Жилбытсервис» ҖЧҖ җиңү яулады. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә яшәүчеләрнең шикаятьләре булуга карамастан, шәһәрдә үз эшчәнлекләрен уңышлы алып баручы һәм башкалар өчен үрнәк булып торучы компанияләр бар.
ӘМР Советы Аппараты җитәкчесе Әнүзәр Юнысов алдагы киңәшмәләрдә бирелгән йөкләмәләрнең үтәлеше турында сөйләде. Анда авыл җирлекләрендә бухгалтерлык хисабын алып бару, техниканы тоту һәм сатып алу, шулай ук үзара салым программасы буенча җыелган акчаларны үзләштерү мәсьәләләре каралды. Гүзәл Хәбетдинова, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, ачыклыкның мөһимлеген искәртте: халык үзара салым республика программасы кысаларында җыелган һәр сумның кая тотылуын күрергә тиеш.
«ГУАД» АҖ эшчәнлеге буенча төп докладчы булып генераль директор Рафис Сафиуллин чыгыш ясады. Предприятие җәйге һәм кышкы чорда шәһәр инфраструктурасын карап тотуның һәм аңа хезмәт күрсәтүнең барлык аспектларын диярлек үз эченә алган тулы эш спектрын башкара.
Габдрахман авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеше турында аның башлыгы Ренат Мифтахов сөйләде.
Планерка азагында ӘМР Советы Аппараты җитәкчесе Әнүзәр Юнысов киләсе атнага планлаштырылган чаралар турында сөйләде.