Әлмәт Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Бүген, 10 ноябрьдә бөтен илдә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлмәттә бу датага багышланган тантаналы чара «Нефтьче» мәдәният йортында узды.

Бәйрәм тантанасы Россия Федерациясе дәүләт Гимнын башкарудан башланды. Залга полиция хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары җыелды.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова җыелганнарга котлау һәм рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең югары профессиональлеген, батырлыгын һәм фидакарьлеген, район халкының хокук тәртибен һәм иминлеген тәэмин итүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте.

«Тышкы чакырулар һәм җәмгыятьтәге эчке үзгәрешләр белән бәйле шартларда эшләп, сез куелган барлык бурычларны да лаеклы үтисез, антка һәм хезмәт бурычына тугрылыгыгызны саклыйсыз», — диде Гүзәл Хәбетдинова.

Утырышта катнашучылар хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган хезмәттәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы Олим Отакулов шәхси составка намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, шулай ук үзара хезмәттәшлек итүче ведомстволар, җирле үзидарә органнары һәм җәмәгатьчелек вәкилләренә район территориясендә иминлек һәм хокук тәртибен тәэмин итүдә нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Тантана кысаларында ведомство бүләкләре, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды, тәртип сакчыларына чираттагы исемнәр бирелде. Эчке эшләр органнары ветераннарына һәм полициягә җәмәгать иминлеген саклауда актив ярдәм итүче гражданнарга аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Чараның тантаналы өлеше мәдәният идарәсе әзерләгән матур һәм бай эчтәлекле концерт программасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International