Чара «Озак һәм актив тормыш» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә, ул авыруларны иртә ачыклауга һәм халык өчен медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән.
Мобиль флюорография кабинеты 8:00 дән 14:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча эшләячәк: Колшәрип авылы, Тукай ур., 50а.
Флюорография туберкулез һәм үпкә онкологиясе кебек җитди авыруларны иртә диагностикалауның нәтиҗәле ысулы булып тора.
Медицина тикшерүен узу өчен үзең белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.