Бүген Әлмәттә 2026 елга «Безнең ишегалды» төзекләндерү программасына кертелгән йортларда яшәүчеләр белән берничә очрашу узачак.
Беренче очрашу 18:00 сәгатьтә Зарипов проспекты, 33 адресы буенча узачак. Икенче очрашу 18:40 сәгатьтә Ленин урамы, 201 йорт адресы буенча планлаштырылган.
Очрашулар вакытында программа кураторлары киләчәктә төзекләндерүнең башлангыч схемаларын тәкъдим итәчәкләр, программаның максатлары һәм мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләячәкләр, шулай ук халыкның тәкъдимнәрен һәм теләкләрен игътибар белән караячаклар.