Бүген Әлмәт муниципаль районы хакимиятендә район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова җитәкчелегендәге гомуми планерка Әлмәтнең күренекле кешесе – Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданины, Бөек Ватан сугышында катнашкан Людмила Даниловна березова истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте.
Людмила Даниловна Березова Әлмәт районы тарихында якты эз калдырды. Аның тормышы-сугыш кырларында күрсәткән батырлык һәм тыныч вакытта туган як файдасына фидакарь хезмәт елъязмасы ул.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова хәбәр иткәнчә, бүген, 10 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә Ленин урамы, 21 йорт адресы буенча урнашкан Яшьләр үзәгендә гражданнар панихидасы була, анда теләгән һәркем Людмила Даниловна березова белән хушлаша һәм аның батырлыгын искә ала алачак.