Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы Яшьләр үзәкләренең «Яшьләр урыны» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында хәбәр итә.
Конкурс түбәндәге этапларны үз эченә ала:
1. 2025 елның 10 октябреннән 10 ноябренә кадәр конкурста катнашуга гаризаларны сылтама буенча кабул итү.
2. Экспертлар командасы тарафыннан 2025 елның 10 ноябреннән 21 ноябренә кадәр бәяләү.
3. 2025 елның 19 декабрендә «Россиянең Яшьләр башкаласы» махсус номинациясе белән «яшьләр вакыты» Бөтенроссия Яшьләр казанышлары премиясендә җиңүчеләрне тантаналы рәвештә игълан итү.
«Яшьләр урыны» бөтенроссия яшьләр үзәкләре конкурсында катнашу шартлары монда.