Әлмәттә 2026 елга төзекләндерү программасына ишегаллары кергән йортларда яшәүчеләр белән очрашулар дәвам итә.
Очрашулар вакытында «Безнең ишегалды» программасы кураторлары киләчәктә төзекләндерүнең беренче схемаларын тәкъдим итәчәкләр, программаның планнары һәм мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр, шулай ук халыкның тәкъдимнәрен һәм теләкләрен караячаклар. Эшләр башланыр алдыннан халык белән кимендә өч очрашу уздырыла, бу аларның фикерен исәпкә алырга мөмкинлек бирә.
Шәһәрлеләргә фикер алышуларда актив катнашырга киңәш итәбез-нәкъ менә уртак эш нәтиҗәсендә проектны төзәтергә, программа кураторларына сораулар бирергә һәм пространствоны һәркем өчен чыннан да уңайлы итәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә алты ишегалдында беренче очрашулар узды инде, алар 2026 елда төзекләндерүнең беренче чираттагы объектлары исәбенә керәчәк. Бу ишегаллары Татарстан Республикасы буенча «ТОП-200» тавыш бирүендә җиңүчеләр булдылар һәм программага өстенлекле урыннар исәбенә кертелделәр. Халыкның теләкләре нигезендә белгечләр проектлауга керештеләр инде.
Киләсе очрашу кайда һәм кайчан узачак-карточкадан карагыз!
.jpg)