Әлмәттә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан район башкарма комитеты, Экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре, шулай ук азәрбайҗан диаспорасы вәкилләре агач утыртуда катнашты.
Яшь юкәләр, өрәңге һәм шомырт хәзер шәһәр урамнарының берсен бизәячәк.
Агач утыртуда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов катнашты. Ул ассызыклаганча: «Көз – яшеллек утырту өчен иң уңайлы вакыт. Әлмәттә без бу эшне даими рәвештә дәвам итәбез: яңа агачлар урам буйларында гына түгел, ишегалды территорияләрендә дә күренә. Без шәһәребездә яшеллекләр күбрәк булсын өчен тырышабыз, һәм бу эштә безгә инициативалы кешеләр бик актив ярдәм итә».