6 ноябрь Россия Почтасының Татарстандагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак, ә 5 ноябрьдә алар эшне бер сәгатькә иртәрәк тәмамлаячаклар.
6 ноябрьдә хат ташучылар хатларны һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар РФ Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр.
Республиканың кайбер почта бүлекчәләре өчен башка эш режимы билгеләнергә мөмкин. Актуаль графикны төгәлләштерергә яки Россия Почтасының иң якын ачык бүлеген картада табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.