Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова әлмәтлеләрне Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

2025 елның 4 ноябре, сишәмбе

Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова әлмәтлеләрне Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

«Хөрмәтле халык! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм безнең уртак тарихыбыз, бердәмлегебез һәм көчебез символы булып тора. Гасырлар буена төрле милләт, төрле дин һәм катлаулар кешеләре, Ватанны саклау өчен берләшеп, Россиягә дәүләтчелекне, үзенчәлекне һәм какшамас милли бердәмлекне сакларга мөмкинлек биргәннәр.

Рух көче, ихтыяр ныклыгы, каһарманлык һәм үзара ярдәмләшү күпмилләтле халкыбызга һәртөрле сынауларны җиңәргә ярдәм итте. Бүген, элеккечә, төрле халык вәкилләре иңгә-иң куеп Ватаныбызны саклыйлар, аның суверенитетын, тынычлыгын һәм иминлеген яклыйлар. Битараф булмаган халык йөрәк кушуы буенча безнең сугышчыларга ярдәм күрсәтә, гуманитар ярдәм җыюда катнаша, ихлас кайгыртучанлык һәм бердәмлек күрсәтә.

Без үткәннәребез белән горурланабыз һәм хәзергесен бәялибез. Безнең көчебез-һәрберебездә, бер-беребезне аңлый белүдә, туган ягыбыз һәм илебез иминлеге хакына куелган максатларга ирешүдә.

Хөрмәтле якташлар! Сезгә тынычлык, игелек, бәхет һәм гаиләләрегезгә иминлек телим! Бәйрәм белән!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International