Әлмәттә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган хәйрия концерты узды

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Бүген Яшьләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган «Безнең йөрәкләрдә бердәмлек» хәйрия концерты узды.

«Халыклар бердәмлеге көне-ул безгә бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү көчен искә төшерә торган бәйрәм. Бүген, беркайчан да булмаганча, илебез мәнфәгатьләрен яклаучыларга ярдәм итүдә бердәмлегебезне күрсәтү мөһим», - дип билгеләп үттеләр чараны оештыручылар.

Концерт программасында шәһәр һәм район коллективлары катнашты. Сәхнәдән патриотик җырлар, Ватан турында шигырьләр, халык иҗаты номерлары яңгырады. Тамашачылар җылы каршы алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International