Сак булыгыз! Мошенниклар!

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Соңгы вакытта медицина учреждениеләре исемнәре белән капланган телефон алдау очраклары ешайды.

Мошенниклар «сезнең терапевт эштән китте» яки «сез УЗИга язылдыгыз»дигән сылтау белән шалтыраталар. Аннары, «мәгълүматларны ачыклау» исеме астында, алар конфиденциаль мәгълүмат сорыйлар: паспорт номеры, СНИЛС, шулай ук Сезнең телефонга килә торган SMS код.

Бернинди очракта да SMS кодларын һәм шәхси мәгълүматларны телефоннан хәбәр итмәгез! Чын медицина учреждениеләре беркайчан да мондый мәгълүматны телефон шалтыратуы буенча сорамый.

Әгәр дә сезнең шикләр барлыкка килсә - үз поликлиникагызга сайтта яки шәхси дәүләт хезмәтләре кабинетында күрсәтелгән рәсми номер буенча шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International