Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова әлмәтлеләрне шәһәр көне белән котлады

2025 елның 3 ноябре, дүшәмбе

Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова әлмәтлеләрне шәһәр көне белән котлады.

«Кадерле халык! Сезне Шәһәр көне белән котлыйм!

Әлмәт динамик үсештә. Уңышлар-аны камилләштерүгә үз өлешләрен яратып һәм кайгыртып керткән халыкның хезмәте нәтиҗәсе.

Шәһәрдә инфраструктураның сыйфатын күтәрүгә, төзекләндерүгә һәм уңайлы шәһәр мохите булдыруга юнәлдерелгән федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла.

«Татнефть» компаниясе зур проектларны гамәлгә ашыруда ышанычлы таяныч булып тора. Нефть һәм сәнәгать предприятиеләренең актив ярдәме белән шәһәр үзгәрүен һәм яхшыруын дәвам итә.

Әлмәтнең төп байлыгы-ачык, хезмәт сөючән, үз эшенә бирелгән кешеләр.

Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм яңа казанышлар телим! Һәр йортта тынычлык, мәхәббәт һәм муллык хөкем сөрсен.

Бәйрәм белән, әлмәтлеләр!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International