ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Әлмәт беренче категориядә беренче урынны алды! Бүләкне министр урынбасары Дамир Шәйдуллин кулыннан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов алды.
Бу казаныш шәһәребезне төзекләндерүгә көн саен үз көчләрен куйган күпсанлы кешеләрнең хезмәте нәтиҗәсендә мөмкин булды.