«Заря» яшьләр клубы базасында беренчеләрдән булып Хәрәкәтнең җирле бүлеге ярдәмендә окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс узды.
Чарада Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы студентлары катнашты. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә балалар окоп шәмнәре ясау технологиясен үзләштерделәр — гади, ләкин кыр шартларында сугышчылар өчен гаять мөһим җылылык һәм яктылык чыганагы.
Һәр катнашучы үз куллары белән берничә шәм ясап кына калмады, якташларыбызга да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чара кысаларында студентлар 1233 нче полк хәрбиләренә күңелне нечкәртүче хатлар яздылар. Юлламаларда-тизрәк өйгә кайту теләге,Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм ныклыгы белән горурлану сүзләре.
Акцияне оештыручылар ассызыклаганча, мондый вакыйгалар сугышчыларга ярдәм итеп кенә калмый, яшьләрдә ватанпәрвәрлек, җаваплылык һәм үз илебез язмышына битарафлык хисе тәрбияли.