Социаль Фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге җитештерүдә зыян күрүчеләргә 13 җайлаштырылган автомобиль тапшырды

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

20 октябрьдә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге җитештерүдә зыян күргән гражданнарга автомат тапшыру тартмасы булган 13 LADA Vesta автомобилен тапшырды. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында транспорт белән тәэмин ителергә тиешле күрсәтмәләре булган барлык кешеләр автомобильләр белән тулысынча тәэмин ителгән. Тапшыру производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү кысаларында узды.

Транспорт белән тәэмин итү зыян күрүчеләрне медицина, һөнәри һәм социаль тернәкләндерү максатларында башкарыла. Автомобиль алу өчен нигез булып медик-социаль экспертиза учреждениеләре тарафыннан рәсмиләштерелә торган зыян күрүчене реабилитацияләү программасы тора. Документта медицина күрсәткечләре һәм транспорт чарасы белән идарә итүгә каршы күрсәтмәләр, шулай ук автомобильнең кирәкле модификациясе тибы күрсәтелә.

Автомобиль җиде елга бер тапкыр бирелә. Файдалану чорында социаль фонд ягулык-майлау материалларына чыгымнарны — елына 3 525,88 сум (түләү квартал саен башкарыла), шулай ук автомобильне җиде елга бер тапкыр капиталь ремонтлау аның бәясеннән 30% ка кадәр күләмдә компенсацияли.

«Без җитештерүдә имгәнү белән очрашкан кешеләр өчен ирекле хәрәкәт итү һәм гадәти тормыш рәвеше алып бару мөмкинлеген саклап калуның никадәр мөһим булуын аңлыйбыз. Шуңа күрә автомобильләр белән тәэмин итү — формальлек түгел, ә кешене актив тормышка кайтару буенча эшебезнең бер өлеше», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин яңа хуҗаларга автомобильләр тапшырганда.

Автомобиль белән тәэмин ителүгә күрсәтмәләре булган зыян күрүчеләргә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә, йә транспорт сатып алырга һәм компенсация өчен чыгымнарны раслый торган документлар бирергә кирәк.

Социаль ярдәм чаралары, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең түләүләре һәм хезмәт күрсәтүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны РСФ сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International