Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән «Ел инженеры» VI республика конкурсы старт алды.
Конкурс ике турда унике тармак номинациясе буенча өч яшь категориясендә уздырыла.
Конкурс турында нигезләмә һәм мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Конкурста катнашу өчен 15.11.2025 елга кадәр Конкурсның рәсми сайтында гариза бирергә яки документлар комплектын Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эш башкару һәм контроль бүлегенә түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420111, Казан ш., Островский ур., 4 й. Конкурста катнашкан өчен оештыру кертеме алынмый.
Барлык сораулар буенча электрон почтага мөрәҗәгать итәргә мөмкин ig.rt@tatar.ru яки телефоннар буенча (843)210-05-97, 8(965)604-78-72.