Иске Суркино авылы халкы «Озак һәм актив тормыш» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында төзелгән заманча фельдшер-акушерлык пунктына ия булды. Яңа ФАП 700дән артык авыл кешесенә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итәчәк.
Яңа медицина учреждениесендә пациентлар кабул итү һәм медицина персоналы эше өчен уңайлы шартлар тудырылган. ФАП заманча җайланмалар белән җиһазландырылган һәм үз эченә:
• Фельдшер кабинеты
• Процедура кабинеты
• Вакцинацияләү кабинеты
• Стерилизация бүлмәсе
• Көтү зоналары
• Дару препаратларын саклау урыннары
Яңа медицина учреждениесе беренчел медицина-санитария ярдәменең төп звеносына әвереләчәк, вакытында медицина ярдәме күрсәтергә, профилактик тикшерүләр, вакцинация һәм пациентларны диспансер күзәтүе уздырырга мөмкинлек бирәчәк.