Бүген Ленин урамы, 137, 139 һәм 139б йортлары ишегалдына кердек.быел биредә «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерү эшләре узды.
Ишегалды территориясен гомуми төзекләндерүдән тыш, балалар өчен балалар мәйданчыгы ясаганнар, спорт тренажерлары һәм хәтта панна-футбол өчен мәйданчык та куйганнар!
📌 Әгәр сездә программа буенча кисәтүләр яки тәкъдимнәр бар икән, сез 8 (800) 27-5-2020 кайнар линиясенә яки @Nash_dvor_bot Telegram-ботына мөрәҗәгать итә аласыз.