Бүген «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Рәсми өлеш башланыр алдыннан бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары заманча юл-ремонт техникасы күргәзмәсендә булдылар.
Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова исеменнән Әлмәт шәһәре автомобиль юллары идарәсе коллективын башкарма комитет җитәкчесе Айдар Каюмов котлады.
«Сезнең эшегез бик җентекле, һәм ул күбесенчә шәһәребезнең йөзен билгели. Халык һәм кунаклар беренче чиратта нәкъ менә сезнең хезмәтегезне күрә. Безнең урамнардагы чисталык һәм матурлык — күп очракта сезнең казаныш. Предприятиенең киләчәк үсеше өчен потенциалы бик зур, әйләнешләр үсә, яңа юнәлешләр барлыкка килә. Тормыш өчен уңайлы мохит өчен җаваплылык нәкъ менә сездә ята. Теләсә нинди начар һава торышында - яңгыр яисә карда-без сезнең профессиональлегегезгә таянабыз», - дип ассызыклады Айдар Каюмов.
АГУАД җитәкчесе Рафис Сафиуллин үз чиратында командасына рәхмәт белдерде:
«Без алга таба да үсәчәкбез. Әмма бүген без сөйләгән барлык нәтиҗәләргә бердәм командабыз булмаса ирешә алмас идек: үзләренең бәяләп бетергесез тәҗрибәләре белән уртаклашкан ветераннар, тәҗрибәсе дә, дәртләре дә булган урта звено һәм безгә укырга килгән яшь белгечләр булмаса. Безнең коллективның һәр әгъзасына зур рәхмәт», — диде ул үз чыгышында.
Котлауларга Россия Нефтегазстройпрофсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе урынбасары Илсөяр Кунакбаева да кушылды. Ул тармак хезмәткәрләренең армый-талмый хезмәт итүен, профессиональлеген һәм җаваплылыгын билгеләп, ихлас рәхмәтен белдерде.
Тантаналы чара бүләкләү тантанасы белән дәвам итте, ул матур концерт номерлары белән чиратлашып барды. Югары җитештерү күрсәткечләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен коллективның иң яхшы хезмәткәрләренә тармак бүләкләре, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.