Бүген автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Машина йөртүчеләрнең, механикларның, диспетчерларның һәм транспорт тармагының барлык хезмәткәрләренең хезмәтеннән башка заманча шәһәр тормышын күз алдына китереп булмый.
Һәр сәфәрегез, сабырлыгыгыз, җаваплылыгыгыз һәм яхшылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм һөнәри уңышлар телибез.
Бәйрәм белән!