Әлмәттә район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова рәислегендә Әлмәт муниципаль районы Советының II сессиясе һәм V чакырылыш Әлмәт шәһәр Советы утырышы узды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, ТР Дәүләт Советы депутатлары Вадим Гыйләҗев һәм Илфат Нурсәетов, ТР Рәисенең территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Латыйпов, шәһәр прокуроры, хокук саклау органнары җитәкчеләре, район предприятиеләре, учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе-Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен сайлау.
Бу вазыйфаны биләүгә конкурс 24 сентябрьдә игълан ителде. Конкурс комиссиясе утырышы йомгаклары буенча финалга ике кандидат чыкты: район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айдар Каюмов һәм Баграж-Никольский авыл җирлеге башлыгы Никита Новиков. Әмма сессия барышында Никита Новиков, Айдар Каюмовны хуплавын белдереп, үз кандидатурасын төшерде.
Айдар Каюмовның гомуми хезмәт стажы 20 ел тәшкил итә, шуның 17 елын — җитәкче вазыйфаларда, 9 елын — муниципаль хезмәттә. Ул 1 класслы чын муниципаль киңәшче дәрәҗәсенә ия.
Депутатлар Айдар Каюмов кандидатурасын бертавыштан хупладылар һәм аны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләү өчен тавыш бирделәр.
Көн тәртибенә башка кадрлар мәсьәләләре дә кертелде. Сессия карары белән районның җир-милек мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше комитеты рәисе итеп Константин Крутов билгеләнде.
Моннан тыш, даими комиссияләр составы һәм рәисләре расланды. Депутатларга районның чираттагы сессиясендә һәм шәһәр Советы утырышында каралырга тиешле мәсьәләләр турында мәгълүмат бирелде.