«Россия эше» кадрлар үзәге вакансияләр ярминкәсенә чакыра

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

24 октябрьдә «Кадрлар» милли проекты кысаларында вакансияләр ярминкәсе узачак — Әлмәт халкы өчен яңа карьера перспективаларын карау өчен менә дигән мөмкинлек.

Вакансияләр ярминкәсе эш эзләүчеләргә мөмкинлек бирәчәк:

• шәһәрнең әйдәп баручы эш бирүчеләреннән вакансияләрнең киң спектры белән танышырга;

• компанияләр вәкилләре белән шәхсән аралашырга һәм беренчел әңгәмә узарга;

• эшкә урнашу һәм һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча кадрлар Үзәге белгечләреннән консультация алырга.

Чара 9:00 сәгатьтә Герцен ур., 86а адресы буенча «Россия эше» кадрлар үзәгендә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International