«Әлмәт – Мөслим» төбәк автоюлының 2,7 чакрымын «Чшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында яңарттылар.
«Татнефтедор» ҖЧҖ белгечләре Иске өслекне алыштыру, яңа асфальт җәю, юл кырыйларын төзекләндерү һәм юл билгеләре салу буенча эшләр башкардылар.
Бүгенге көндә Әлмәт районында төбәк юлларының быел яңартылырга тиешле алты участогының бишесендә ремонт эшләре тәмамланган. 2025 елда гомуми озынлыгы 18 километрдан артык булган алты участок ремонтлана.
Исегезгә төшерәбез, Быел Әлмәт районында юлларга масштаблы ремонт ясала. Эшләр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова ярдәме белән мөмкин булды.