Соңгы вакытта сыек көнкүреш калдыкларын елгаларга, урман массивларына, юл буендагы канауларга һәм урам канализация челтәрләренә агызу очраклары ешайды. Мондый гамәлләр экологиягә җитди зыян гына китереп калмый, ә кешеләрнең сәламәтлегенә куркыныч тудыра, инженерлык челтәрләрендә аварияләр китереп чыгара һәм әйләнә-тирә мохитне пычрата.
Еш кына хокук бозучылар үзәкләштерелгән су агызу системасын калдыклардан котылуның «бушлай» ысулы буларак кулланалар. Чынлыкта исә бу-санитар һәм экологик нормаларны тупас бозу.
Ассенизация машиналары агып төшүче суларны махсус җиһазландырылган кабул итү пунктларына гына агызырга тиеш. Бу таләп ЖБО чыгару белән шөгыльләнүче барлык оешмалар һәм шәхси ташучылар өчен дә гамәлдә.
Әгәр сез ЖБО яки башка калдыкларны законсыз агызу шаһиты булсагыз:
Хокук бозуны теркәгез: автомобиль номеры, агызу процессы һәм машина билгеләре күренгән видео ясагыз;
Мәгълүматны Экология һәм төзекләндерү департаментына-33-46-13,
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк — Көнчыгыш территориаль идарәсенә 33-03-26 телефоны буенча тапшырыгыз яки мөрәҗәгатьне чат-ботта калдырыгыз.
Битараф калмагыз!