Әлмәттә Герцен урамындагы җәяүлеләр зонасын төзекләндерү төгәлләнде

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

94/2 номерлы йорттан аркага кадәр участок үзгәрде. Яңартылган территориядә брусчаткадан җәяүлеләр юлы салынган, халыкка уңайлы булсын өчен яңа эскәмияләр һәм урналар куелган.

Территорияне үзгәртеп коруның соңгы этабы яшелләндерү булды. Бүген җәяүлеләр зонасы буйлап миләш, спирея, каен, гортензия һәм куык үсентеләре утыртылды.

Хәзер бер генә нәрсә калды - бу матурлыкны саклау!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International