Татарстанда «Курше» кышкы фестивале старт алды, ул шул ук исемдәге җәйге конкурс традицияләрен дәвам итәчәк. Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, Әлмәт районыннан җәйге конкурска 43 гариза кергән, шуларның өчесе җиңүче булган һәм чараларны оештыру һәм үткәрү өчен 500 мең сумга кадәр акча алган.
Фестивальнең кышкы сезоны тагын да масштаблырак булырга вәгъдә итә: гомуми приз фонды 40 миллион сум тәшкил итәчәк. Оештыручылар шулай ук бәйрәмнәрне үткәрү форматын киңәйттеләр-хәзер инициативаларны ишегалларында гына түгел, иҗтимагый киңлекләрдә дә тормышка ашырырга мөмкин.
Гариза бирү кампаниясе бүген, 20 октябрьдә башлана һәм 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүмат куршефест.рф сайтында.