Күптән түгел Әлмәт урамнарында яңа заманча тукталыш павильоннары барлыкка килде

2025 елның 17 октябре, җомга

Әмма, кызганычка каршы, барлык халык та гомуми яхшылык өчен яратылган нәрсәләргә сак карамый. Әйтик, «Инженерлык мәктәбе» тукталышында пыяла ватылган, ә «Комсомольский парк» тукталышындагы павильон граффити ясаганнар.

Әлбәттә, вандализм нәтиҗәләре бетереләчәк.

Әмма вандализмның һәрбер очрагы-шәһәр мохитенең бозылган объекты гына түгел, ә Әлмәтне төзекләндерү өстендә эшләүче хезмәткәрләрнең юкка сарыф ителгән вакыты, акчасы һәм тырышлыгы. Кешеләрнең хезмәте һәм шәһәр турында кайгырту кемнеңдер җавапсызлыгы аркасында юкка гына булып чыгуы бик кызганыч.

Хөрмәтле әлмәтлеләр! Әгәр дә сез мондый гамәлләрнең шаһиты булсагыз, узмагыз-бу хакта полициянең дежур частена хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International