«Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсына гариза бирү кампаниясе ачылды

2025 елның 17 октябре, җомга

Татарстан Республикасының «Авыл яшьләре» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елның 4 декабреннән 5 декабренә кадәр агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» республика һөнәри осталык конкурсын (алга таба Конкурс) уздыру планлаштырыла:

  • «Иң яхшы инженер-механик»;
  • «Иң яхшы агроном»;
  • «Иң яхшы хисапчы-икътисадчы»;
  • «Иң яхшы ветеринария табибы»;
  • «Иң яхшы зоотехник»;
  • «Иң яхшы механизатор»;
  • «Машина белән сыер савуның иң яхшы операторы»;
  • «Көтү үрчетү буенча иң яхшы технолог»
  • «Азык-төлек җитештерүнең иң яхшы технологы».

Приз фонды:

Гран – при - 200 000 сум.;

  • 1 урын-50 000 сум.;
  • 2 урын-40 000 сум.;
  • 3 урын-30 000 сум.;
  • конкурста катнашучыларның һәркайсына-5000 сум.

Конкурста беренче урынны алган җиңүчеләр белгечлекләре буенча иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә чит ил стажировкасына җибәреләчәк.

Конкурста катнашу өчен 2025 елның 28 ноябренә кадәр «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» ТИО кушымтасында заявка тутырырга кирәк:

«Һөнәре буенча иң яхшы» республика һөнәри осталык конкурсы нигезләмәсе белән «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» ТИО рәсми сайтында «Эшчәнлек – конкурслар» вкладкасында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International